Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әкият» балалар үзәгендә чыршы бәйрәмендә җырчы Лэйна һәм «СалаваTik»лар катнашачак
Бәйрәмне «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары үткәрә.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның 21 декабрендә, 17.30 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгендә «Татарча Чыршы бәйрәме» үтәчәк. Әлеге чарада «СалаваTik» төркеме, Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук тылсымлы урманда яшәүчеләр катнашачак. Махсус кунак — танылган җырчы Лэйна.
«СалаваTik» төркеме — «Татмедиа JUNIOR» нигезендә барлыкка килгән «Салават күпере» журналы проекты. «СалаваTik» кыска гына вакыт аралыгында популярлык казанды, үз тамашачысын тапты. Татар телендәге моңлы һәм шаян җырлар аша үсеп килүче буынны тәрбияләү — проектның төп максаты. Күпләр кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәтү, танытуда «СалаваTik» мөһим урын алып тора.
«СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнаша. Алар — Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Балаларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли. Ул проектта катнашучыларга җырларны өйрәтә, тавышларын куя. Бию хәрәкәтләрен балалар «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнә. Ә җырларның аранжировкасын сәнгать остасы, музыкант Руслан Әмиров әзерли.
Концерт программасында «СалаваTik»лар барлыгы 10 җыр башкара. Һәр нәни тамашачы — «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын укучылар — аларга кушылып бии дә, җырлый да алачак. Үз осталыкларын күрсәткән балаларга бүләкләр тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз