news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КИТТУ-КАИ табигать фәннәре буенча Россиянең иң яхшы 15 югары уку йорты исемлегенә керде

Round University Ranking халыкара рейтингында югары уку йортлары 20 күрсәткеч-нәтиҗәләр буенча бәяләнә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КИТТУ-КАИ) Round University Ranking (RUR Ranking) агентлыгы версиясе нигезендә, табигать фәннәре буенча дөньяның югары уку йортлары рейтингында Россия университетлары арасында 11нче урынга лаек булды. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейтингка кергән аерым күрсәткечләр буенча КИТТУ-КАИ белем бирү сыйфаты параметры (Teaching) буенча – 7, тикшеренүләрнең сыйфаты (Research) һәм интернациональләштерү (International Diversity) буенча 12нче урынны алды.

Round University Ranking (RUR Ranking) халыкара рейтингында югары уку йортлары 20 индикатор буенча бәяләнә, алар дүрт төркемгә тупланган: белем бирү сыйфаты (вуз бәясенең 40 проценты), тикшеренүләр сыйфаты (40 процент), интернациональләштерү дәрәҗәсе (10 процент) һәм финанс тотрыклылыгы дәрәҗәсе (10 процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100