Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^«Китмә, сандугач!» музыкаль җыентыгы — Финляндия татарларының олы бүләге
^«Китмә, сандугач!» музыкаль җыентыгы — Финляндия татарларының олы бүләге
(Санкт-Петербург, 12 март, Зәрия Хәсәнова). Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан кабатланмас җырлардан һәм романслардан торган «Китмә, сандугач!» дип исемләнгән компакт-диск һәм аудиокассеталар дөнья күрде.
Хельсинкида яшәүче татарлар арасында милли моң-җырларга мөкиббән киткән бер гаилә бар. Өлкән, Абдулла һәм Акиф Алиләр гаиләсе ул. Тамырлары Горький өлкәсеннән булган Алиләр нәселе биредәге мәхәлләгә нигез салуны оештыручы буларак та билгеле. Хәзерге вакытта әлеге мәхәллә мөселманнарны берләштерүче үзәк булып тора. Мәхәллә каршында мәдәни, спорт һәм башка бүлекләр эшли. Акиф Алинең әнисе Өлкән ханым озак еллар шушы мәдәни бүлек җитәкчеләреннән берсе булды.
Алилар җырчылар арасыннан бигрәк тә якташлары Хәйдәр Бигичевны яраталар иде.
Акиф Али гомере вакытсыз өзелгән Хәйдәргә ихтирам йөзеннән «Китмә, сандугач!» дигән компакт-диск һәм аудиокассеталар яздырган. Бу күркәм хезмәтне башкарганда ул быел композитор Рөстәм Яхинның юбилей елы (85) икәнлеген дә күз алдында тоткан. Шунлыктан, кассеталарга мәшһүр композитор иҗат иткән әсәрләр генә урын алган. Алар исә барысы да Хәйдәр Бигичев башкаруында.
«Китмә, сандугач!» кассетасына шагыйрьләр Габдулла Тукай («Кем белер кадереңне?»), Мостафа Ногман («Бөдрә таллар», «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Әниләр»), Әхмәт Ерикәй («Күңелем өзгәләнгән минутларда», «Җырланмаган әле безнең җыр»), Нәби Дәүлинең («Син кайда идең?») кебек татар шагыйрьләре шигырьләренә иҗат ителгән унтугыз җыр кергән. Ә «Китмә, сандугач!» (Рөстәм Яхин музыкасы) — танылган шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның шул исемдәге шигыреннән алынган.
Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез чыгарган кассетаның кыйммәте шунда — ул яшь башкаручылар өчен гамәли дәреслек булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз