news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Китайда юл һәлакәтендә берьюлы унсигез кеше үлгән

Кытай Республикасы оешкан көн уңаеннан гомуммилли бәйрәм ялларында халык төрле шәһәрләргә сәфәр чыга, аварияләр саны арта.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Кытайның төньяк-көнчыгышындагы Цзилинь провинциясендә юл һәлакәте нәтиҗәсендә18 кеше үлгән, бер кеше имгәнгән. Бу хакта РИА Новости Синьхуа агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Авария якшәмбе көнне 5.40 сәгатьтә Сунъюань шәһәр округында трассаның 39нчы километрында килеп чыккан. Хәзерге вакытта 18 кешенең һәлак булуы, берсенең төрле тән җәрәхәтләре алуы хакында хәбәр ителә.

Хәзер биредә Кытай Республикасы оешкан көн уңаеннан гомуммилли бәйрәм яллары. Бу вакытта, кагыйдә буларак, илдә яшәүчеләр төрле шәһәрләргә сәфәр чыга, трассаларда автомобильләр саны арта һәм юл-транспорт һәлакәтләре дә ешрак теркәлә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot