news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Китапка икенче гомер бүләк ит!” хәйрия акциясе бара

Кайбер мәктәпләр уку әсбапларына мохтаҗлык кичерә

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Район мәктәпләрендә “Китапка икенче гомер бүләк ит!” хәйрия акциясе бара.

Мәгариф учреждениеләрен бюджет хисабына кирәкле дәреслекләр белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылса да, кайбер мәктәпләр уку әсбапларына мохтаҗлык кичерә. Җәйге каникул көннәрендә үк башланып, октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге акция мәктәп китапханәләрен дәреслекләр, фәнни-популяр, матур һәм белешмә әдәбияты белән тулыландыруны максат итә. Бүген белем бирү учреждениеләренә 436 нөсхәдә матур әдәбият, 38 нөсхәдә дәреслек тапшырылды, дип белдерделәр Ютазы районы мәгариф бүлегендә, диелә “Ютазы таңы” басмасында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot