news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Китапханә паркта" бәйрәмендә китапханә фонды тулыланган

Элеккеге инженер-конструктор һәм космос белән бәйле техника өлкәсендә белгеч, язучы Мәгариф Раянов биш басмасын китапханәгә бүләк иткән.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 18 июньдә үткәргән "Китапханә паркта" дигән спорт һәм китап бәйрәме вакытында Мәгариф Раянов үз әсәрләрен китапханә фондына бүләк итеп тапшырган. Бу турыда Милли китапханә матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элеккеге инженер-конструктор һәм космос белән бәйле техника өлкәсендә белгеч, язучы Мәгариф Раянов "Мәрхәмәт" (2012), "Хәтернамә" (2013), "Усак сагышы" (2015), "Туган ягым – моңлы сагышым" (2016), "И, гомер..." (2017) дип исемләнгән биш китабын китапханә фондына биргән.

"Китапларда авторның төрле елларда язылган шигырь һәм хикәятләре, газета-журналларда дөнья күргән мәкаләләре тупланган. Нигездә әдәп-әхлак темасына багышланган, фәлсәфи уйлануларны бәян иткән, тәэсирле гыйбрәт һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан бу әсәрләр, эстетик һәм рухи тәрбия чыганагы буларак, күпсанлы китап сөючеләрнең игътибарын җәлеп итәр", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100