Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Китапханәнең 50 яшьлек юбилее
Азнакай районының Актүбә китапханәсе үзенең туган көнен билгеләп үтте
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай муниципаль районының Актүбә авылы китапханәсе үзенең 50 яшьлек туган көнен билгеләп үтте, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Юбилей тантанасы Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты бинасында үтте. Бәйрәмчә бизәлгән бинага китапханә белән күптән таныш булган китап укырга яратучы авыл кешеләре җыелды. Шулай район җитәкчелеге дә китапханә коллективын чын күңелдән котлады.
Актүбә авылы китапханәсе үзенең ярты гасырлык гомере эчендә күп кенә уңышларга иреште. 60 нчы еллар башында аңа “Бик яхшы эшли торган китапханә” статусы бирелә. Китапханәче-ветераннар - Маһинур Мөһитова, Антонина Волгай, Екатерина Резниченко, Наилә Илаева, Антонина Говоровалар китапханә тарихында тирән эзле.
Китапханә коллективы төрле конкурсларда актив катнашып килә. Мисал өчен, 2003 елда “Ел балалар китапханәсе” республикакүләм конкурсында әлеге китапханә “Иҗади китапханә” номинациясендә өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. 2005 елда “Иҗади эзләнү” республика конкурсында ул беренче урынга лаек булып, аңа “Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәр китапханәсе” исеме бирелә. 2006 елда шәһәр китапханәләре арасында иң яхшы фирмалы билгесе буенча узган республика конкурсында - икенче урын. 2007 елда – Яшь сайлаучы клубы проектына булган конкурста беренче урын. 2008 елда – “Балалар китапханәчесе” республикакүләм конкурсында беренче урын. 2009 елда район китапханәләре арасында Актүбә китапханәсе беренчеләрдән булып ТР Хакимияте грантына лаек булды.
50 еллык гомер эчендә китапханә тормышында күп нәрсә үзгәрә. Кайчандыр бик тар гына бүлмәдә урнашкан китапханә тора-бара заманча мәдәни-мәгариф һәм ял үзәгенә әверелә, 25 меңлек фонд булдыра, аның ярдәменнән 2,5 мең кеше файдалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз