news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Китапханә һәм китапханә эше турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр керә
Яңа закон проекты Татарстан Республикасы законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген дњртенче чакырылыш ТР Дђњлђт Советыныћ җиденче утырышында республика парламентарийлары “Китапханә һәм китапханә эше турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты белән депутатларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева таныштырды.
Яңа закон проекты Татарстан Республикасы законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән. Ул “Татарстан Республикасы милли китапханә фонды”, “китап ядкәрләре” төшенчәләрен кертә, “китапханә фонды” төшенчәсен үзгәртә, “китапханә иминият фонды” төшенчәсен ачыклый.
Закон проектында “муниципаль районнарның административ үзәкләре булып торган җирлекләрнең әйдәүче универсаль китапханәсе” төшенчәсе “әйдәүче авылара китапханәсе” төшенчәсе белән алмаштырылган.
Әлеге закон проекты белән муниципаль районнарның җирде үзидарә органнары тарафыннан әйдәүче авылара китапханәгә үзәк район китапханәсе статусын бирү карала. Бу документ китапханәнең хокук һәм бурычларын билгеләгән статьялар белән тулыландырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2