Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Китапханәчеләр КФУда IT-технологияләр нигезе белән танышты
КФУда китапханәчеләрнең квалификациясен күтәрү курслары узды.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 15 -16 октябрь көннәрендә Казан федераль университетында Татарстанның берничә мәктәбе китапханәчеләре квалификация күтәрү курсларында булды. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Махсус компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү дәресләре Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә барды.
Китапханәчеләр IT-технологияләр нигезендә китапханәләрнең технологик процессы белән танышты. Шулай ук алар китапханәләрнең читтән торып эшләүче сервислары һәм мәгълүмат чыганаклары белән эшчәнлек үзенчәлекләрен өйрәнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз