news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Китапханәче Альбина Бәширова: Китапларда миллилеккә басым ясарга кирәкми

Альбина Бәширова фикеренчә, китапларның миллилеге татар телендә язылуында, татар мохитен тасвирлавында чагылыш таба.

Китапханәче Альбина Бәширова: Китапларда миллилеккә басым ясарга кирәкми
Альбина Бәшированың шәхси архивыннан

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Китапларда миллилеккә басым ясарга кирәк түгел, андый әсәрләрне укымыйлар. Апас районы Карамасар авылы китапханәчесе Альбина Бәширова шундый фикердә. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

«Китапларда миллилек ярылып ятса, укымыйлар. Хәтта балалар китапларында да миллилек, милләтчелек темалары азрак булган саен, ул укучыга күпкә аңлаешлырак һәм кызыклырак», — диде ул.

Альбина Бәширова фикеренчә, китапларның миллилеге татар телендә язылуында, татар мохитен тасвирлавында чагылыш таба. 

«Әсәрдә авыл, татар тормышы турында язылса, ул шуның белән милли була. Тагын нәрсәләрдер өстәргә кирәк түгел», — диде китапханәче.

news_right_1
news_right_2
news_bot