Китап укырга яратучы Зәй укучылары Таҗетдин Ялчыгол скверына килә
Соббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре скверда балаларга “Кышкы күңел ачу чаралары” дип исемләнгән уен-бәйгеләр оештыра.
(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәйдә Соббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Таҗетдин Ялчыгол скверында балаларга “Кышкы күңел ачу чаралары” дип исемләнгән уен-бәйгеләр оештыра, дип яза җирле басма.
Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол скверы да күңелле шаушуларга күмелгән. Соббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре биредә балаларга “Кышкы күңел ачу чаралары” дип исемләнгән уен-бәйгеләр оештыра. Мәсәлән, бүген китап укырга яратучы укучылар Шарль Перро иҗаты буенча викторинада катнашты.