news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Китап укучылар Шамил Идиатуллинның романын елның иң яхшы китаплары исемлегенә керткән

“Китап укучы премиясе” Бөтенроссия әдәби бүләген Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсе 2015 елда гамәлгә куйган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Идиатуллинның "Город Брежнев" романы “Китап укучы премиясе” Бөтенроссия әдәби бүләгенә дәгъва итә. Бәйге финалына чыккан язучылар исемлеге Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсенең рәсми сайтына урнаштырылган. Шорт-листка 11 язучы кергән.

  • “Китап укучы премиясе” Бөтенроссия әдәби бүләген Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсе 2015 елда гамәлгә куйган. Бәйге Россия китапханәләр ассоциациясе, Рус Пен-үзәге, Язучыларның интернациональ берлеге, РФ Әдәбиятчылар берлеге, Горький исемендәге Әдәбият институты ярдәмендә үткәрелә.
  • Китап укучыларның ихтыяҗын анализлап сайлап алынган китапларга финал турында экспертлар советы тавыш бирә. Премия рус телендә чыккан китапларга карый.

“Менә нинди компания - Алешковский, Быков, Гришковец, Дивов, Иванов, Петрушевская, Рубанов, Садулаев, Сенчин, Слаповский. Рәхәт”, - дип язган Шамил Идиатуллин социаль челтәрдәге битендә.

Шорт-листка кергән язучылар арасыннан җиңүчене махсус жюри сайлаячак. Җиңүченең исеме ноябрь аенда «Non/Fiction№» интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә игълан ителәчәк. Яңа лауреатны бүләкләү тантанасы да шунда үтәчәк.

  • 2017 елда “Китап укучы премиясе” Бөтенроссия әдәби бүләгенә Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100