Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Китап укучылар автобусы" Бөгелмә урамнары буйлап өченче тапкыр узды
Чара китапка карата кызыксыну уяту, шәһәр халкын китапханә мөмкинлекләре белән таныштыру һәм китап укуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә
(Бөгелмә, 16 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Наталья Сушкова). Бөгелмә шәһәре эчендә йөри торган маршрут автобусларының берсендәге пассажирлар, балалар китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән, юл уңаеннан әдәбият дөньясына чумдылар. Инде беренче тапкыр гына уздырылмый торган чараларның бусы шагыйрә Марина Цветаева юбилеена багышланды, дип яза җирле басма.
1 “А” маршруты автобусы пассажирлары күренекле шагыйрәне тормыш юлы, иҗаты турында күп кызыклы фактлар ишеттеләр; шигырьләрен һәм И. Аллегрова, А. Пугачёва, В. Пономарёва башкаруында аның сүзләренә язылган җырларны тыңладылар.
Вәгъдә ителгәнчә, китап укыганда фотога төшкән беренче пассажирларга бүләкләр бирелде. Бүләк, әлбәттә, китап иде.
“Китап укучылар автобусы” Бөгелмә урамнары буйлап өченче тапкыр уза инде. Чара китапка карата кызыксыну уяту, шәһәр халкын китапханә мөмкинлекләре белән таныштыру һәм китап укуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә һәм анда катнашу бәхете тигән кешеләрдә бик уңай тәэсирләр уята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз