news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Китап уку буенча IQRA халыкара бәйгесендә җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк

3 сентябрьдә китап уку буенча IQRA (Укы!) халыкара бәйгесенең финалы була. Бу юлы проектның йомгаклау этабы параллель рәвештә Мәскәү, Казан, Уфа һәм Бишкек (Кыргызстан) шәһәрләрендә узачак. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Беренче урынга лаек булучыны Muslim group company компаниясеннән хаҗга юллама (РФ гражданнары өчен) көтә. Икенче урынны алучылар Ziyarat KG туристлык агентлыгыннан кече хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Өченче урын өчен әзерләнгән бүләкнең иганәчесе – Төркиягә юлламалар тәкъдим итүче planeta312 компаниясе, авиаочышны башка иганәче түли.

Моннан тыш, финалга узучыларга MuslimBox бренды, «Тимоша» компаниясе, Sajda, «Башкирские пасеки» һәм MaturUnty кибетләре, «Бир кадам» китап кибете, Bekbolmarket кибете әзерләгән бүләкләр тапшырылачак.

Проектта Россиянең төрле шәһәрләреннән 10 меңнән артык кеше, шулай ук дистәләгән илдән вәкилләр катнашкан.

Искәртеп узабыз, IQRA проекты яшьләр арасында китап укуны популярлаштыру һәм ислам дине турында дөрес белем таратуга юнәлдерелгән. Бәйгенең финалына сайлап алынган китаплар буенча онлайн-тестлаштыруда иң күп балл җыйган 100 кеше уза.

Өченче конкурста анда катнашучылар Илдар Әләүтдиновның рус телендәге «Благой нрав» китабын яки Канатбек Аманбаевның кыргыз телендәге «Мусулман уй-б?ло» китабын укырга тиеш иде. Проектны РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнарының «Надежда» җирле дини оешмасы үткәрә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100