Таһир Якупов фестивален без, зурлап, беренче тапкыр үткәрәбез. Үткән ел Теләчегә кайтып башлап җибәргәндә, «Эх, Казанда зурлап үткәрәсе иде әлеге затлы кичәне» диешкән идек, менә, шөкер, быел Филармония сәхнәсендә гөрләп үтте.
Бәлки, кимчелекләре дә булгандыр, беренчесе шулай «төерле» була инде аның барыбер. Әмма алга таба тагын да зуррак масштаб алыр, дип уйлыйм. Тамашачы моңга сусаган, бу – залдагы һәркемнең тын да алмый карап утыруыннан да сизелде. Ә бу кичәдә сәхнә моң тулы иде, чөнки Таһир Якуповның иҗатын хөрмәт иткән затлы җырчылар җыелды.
Мин сәхнә артында аларның һәркайсына сокланып һәм әлеге затлы кичәне алып баруыма сөенеп утырдым. Гадилекләре белән гади булучылар шундый тансык заман. Ә әзерлеккә килгәндә бар авырлык Алмаз Таһирович белән Җәүдәт абый җилкәсенә төште, чөнки мин бераз гына, тормыш мәшакатьләре белән, әлеге «арбадан төшеп» тордым. Әмма, күңел халәтенә карамыйча, мин барыбер ул кичәне алып барырга тиеш идем. Вәгъдә – иман. Хәзер менә, горурланып, «мин татарның «алтын тавышлары» белән бер сәхнәдә басып тордым» дия алам, ди ул.
Бәйге-фестивальдән репортажны «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.