news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Китап» радиосында 538 сәгать күләмендә аудиоәсәр яздырылачак

«Китап» радиосында быел барлыгы 538 сәгать күләмендә аудиоәсәр яздырылачак. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллегия утырышында әйтте.

«Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән мәгълүмат чараларында узган елда 57 проект дөнья күрде. Комиссия рәисе Марат Готыф улының (Әхмәтов – Т.И. иск.) ярдәме белән быелдан башлап «Китап» радиосы аудиоәсәрләр яздыру проектын алып барачак», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Аның сүзләренчә, барлыгы 538 сәгатьлек аудиоәсәрнең 136 сәгате – балалар һәм яшүсмерләр өчен. Алар арасында 10 роман, 20дән артык повесть, 300дән артык хикәя һәм әкият бар.

«ШАЯН ТВ» телеканалында шатлыклы вакыйга. 2 февраль көнне анда мультстудия ачылды. Бу студия татарча анимацион контентны тулысынча үзендә булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Студиянең беренче проекты – Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Шүрәлекәй» сериалы», – дип хәбәр итте агентлык җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot