Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Китап» радиосын ике атнада йөкләп алучылар саны меңнән артып киткән
Радионы Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм Төркиядә яратып тыңлыйлар.
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосын ике атна дәвамында меңнән артык кулланучы йөкләп алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов хәбәр итте.
«Китап» радиосын май башыннан смартфоннарда мобиль кушымталар ярдәмендә тыңлап була башлады. Радионы башлыча Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм Төркиядә яраталар», — диде Алмаз Миргаязов.
Искәртеп үтик, «Китап» радиосы Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарда бар. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз