Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Китап» радиосы Теләче районы Баландыш авылында бушлай концерт куйды
«Авыл халкы җылы итеп каршы алды, тамашачыларның энергетикасы сизелде, әзерлек югары дәрәҗәдә», - диде Лилия Кадыйрова.
«Китап» радиосы Теләче районы Баландыш авылында «Кичке уен» бәйрәмендә концерт уздырды. Концертта татар эстрадасы җырчылары Айгөл Рахимова, Илүзә Гайсина, Игорь Дмитриев чыгыш ясады.
«Авыл халкы җылы итеп каршы алды, тамашачыларның энергетикасы сизелде, әзерлек югары дәрәҗәдә. Хәтта шигырь укыганда да халыктан реакция килде, бу аеруча сөендерә, тын да алмыйча тыңлап утырдылар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.
«Китап» радиосының автобусы, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән бергә республика район, авыл һәм шәһәрләрен урап кайтырга җыена.
Радиотыңлаучылар үзләре теләгән район-авылларны, шәһәрләрне тәкъдим итә ала. Тәкъдимнәрне «Китап» радиосының ВКонтактедагы социаль челтәрендәге төркеменә язарга мөмкин.
26 июнь көнне автомарафон Арча белән Кукмарада узган иде. Концерт 21 июльдә Актанышта, 24 июльдә Лениногорскида булачак. «Алга таба Сарман, Чирмешән, Балтач, Лениногорск районнарына барырга ниятлибез», - диде Лилия Кадыйрова.
«Китап» радиосысының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, концертларның төгәл исемлеге әлегә юк, исемлекне тамашачылар үзләре төзи. «Үз төбәгендә концерт күрәсе килгән һәркем «Китап» радиосының аккаунтларына кереп үз авылы, бистәсе, каласы өчен тавыш бирә ала», - диде ул.
Концертта катнашучылар арасында Зәринә Хәсәншина, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Марат Галимов һәм Линара Батталова, Фәрит Низамиев, Илшат Сафин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар һ.б. бар. Төрле районда төрле артистлар чыгыш ясар дип көтелә.
- Проектның төп максаты – «Китап» радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.
Теләче районы Баландыш авылыннан 87 яшьлек Сания апа Кичке уеннарны искә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз