news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы «Татарча пятачок»ка чакыра

9 февральдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең витражлы Камера залында «Татарча пятачок» булачак. Бу турыда «Китап» радиосы хәбәр итте.

«Китап» радиосы Казан мәдәният идарәсенең «Сәйдәш» мәдәният үзәге белән берлектә 90 нчы елларның легендар кичәләрен әйләнеп, җырлап, биеп, аралашып, рәхәтләнеп күңел ачып кайтырга чакыра, диелә хәбәрдә.

Әлеге чараның максатчан аудиториясе – 90 нчы еллардагы «Пятачок» бию кичәләрен хәтерләүче кешеләр, 40 яшьтән узган ир-атлар һәм хатын-кызлар.

Әлеге кичәнең максаты – халкыбызның элеккеге традицияләрен кире кайтару, яңа тарихта татар милли сәнгатенең бер өлеше булып тарихка кереп калган милли чараларны торгызу, 40тан узган милләттәшләребез өчен Казанда махсус очрашу, аралашу, күңел ачу мәйданчыклары булдыру, диелә хәбәрдә.

Яшь чикләве 18+. Чарага керү билетлар буенча башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100