news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы Таһир Якупов исемендәге фестиваль-бәйгегә гаризалар кабул итә

«Китап» радиосы Таһир Якупов исемендәге фестиваль-бәйгегә гаризалар кабул итә

«Китап» радиосы «Карачтау авылы көйләре» дигән Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында I республика фестиваль-бәйгесен игълан итә.

Фестиваль ике өлештән тора. Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә, бәйгедә 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Катнашучыларга Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов репертуарыннан һәм үзләре теләгән бер җырны башкарып, видеога төшереп җибәрү сорала. Барлыгы ике видео кабул ителә. Онлайн чыгышларда җиңүчеләр икенче турга сайлап алына. Икенче тур нәтиҗәләре буенча жюри 20 лауреатны һәм Гран-при иясен ачыклаячак.

«Җиңүчеләр 26 августта Таһир Якуповның әтисенең туган авылы – Теләче районы Җөри авылында гала-концертта чыгыш ясаячак. Барлык лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Җиңүчеләр профессиональ башкаручылар (республика дәрәҗәсендә вокал тәҗрибәсе булган кешеләр) һәм үзешчән башкаручыларга (республика дәрәҗәсендә вокал тәҗрибәсе булмаганнар) бүлеп карала. Соло җырчылар да, коллективлар да катнаша ала, чикләүләр юк», - диде «Татар-информ»га «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

  • Гаризалар yakupovfest@mail.ru электрон почтасына кабул ителә, гариза һәм нигезләмәне сылтамадан йөкләргә мөмкин.

 

«Таһир Якуповның исеме бүгенге көндә тиешенчә бәяләнмәгән. Аның иҗаты, үзе турында сүз кузгатканда төрле фикерләр ишетергә туры килә. Мине бу гаделсезлек күптәннән борчый, чөнки 1970-1990 еллардагы эстрада белән кызыксынган, татар җырын тыңлаган кешеләр өчен Таһир Якупов – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек югарылыктагы йолдыз. Аны Советлар союзында яшәүче меңләгән кеше яратып тыңлады», - диде ул.

Таһир Якуповның исеме бүген онытылып бара, аның иҗатын, шәхесен хәтерләүчеләр күп түгел, дип саный ул. «Минем өчен, Таһир Якупов, Илһам Шакировтан соң, икенче урында. Аның иҗатын, исемен кире кайтару гадел күренеш», - диде ул.

«Таһир Якуповның безнең арадан бик яшьли китүе белән аның мирасы өзелде. Бу безнең беренче карлыгач, адымнарны кыюсыз гына атлыйбыз, шуңа да карамастан, максатыбызга ирешербез дип уйлыйм. Таһир Якуповның мирасын кадерләүчеләр күп. Аның репертуарындагы җырларның күбесен хәзер дә башкаралар, алар популяр», - диде баш мөхәррир.

Аның әйтүенчә, фестиваль уңышлы булса, ул киләсе елларда да оештырылачак. «Таһир Якуповның рухын сөендерү өчен, фестивальне оештыру күптән кирәк иде. Таһир Якуповның каберенә ташны Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин куйдырткан булган, аңа рәхмәтлебез. Фестивальне оештыру дәверендә Таһир Якуповның каберен дә зиярәт кылу күздә тотыла», - диде Алмаз Миргаязов.

  • Таһир Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100