news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы һәм Уфа халкы Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды

Тамашага килүчеләр Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

«Китап» радиосы һәм Уфа халкы Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды
Гадел Әхмәтҗанов

(Уфа, 27 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосы командасы һәм Башкортстан халкы Казан-Уфа-Казан автойөреше вакытында Уфадагы «Нур» татар драма театры каршындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды.

Кичә «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафоны Уфада булды. Төркемне татар оешмасы җитәкчелеге, радио тыңлаучылар, журналистлар каршы алды.

Чарага килүчеләр Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Соңыннан барысы бергә «Туган тел» җырын башкарды. Шулай ук «MINGAZOV» кавер төркеме татар һәм башкорт халыкларына яхшы таныш булган җырлар тәкъдим итте, радионың башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр сөйләде.

Казан-Уфа-Казан автойөреше 25 октябрьдә Казанда башланды. Әлеге вакыт эчендә автомарафонда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Чаллы шәһәрендә, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә, Үрге Яркәй авылында, Чакмагыш районында һәм Уфада булды.

Бүген чараның соңгы көне. Хәзерге минутта төркем Башкортстан буенча марафонны дәвам итә. Соңрак ул Татарстанның Әлмәт шәһәрендә дә булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100