Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Китап» радиосы Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява»ны җырлады
«Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим…» дигән авточабышын дәвам итә.
(Актаныш, 25 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш вакытында Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды.
Актанышта Казан — Уфа — Казан автотурында катнашучыларны укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният сарае хезмәткәрләре, журналистлар, авыл халкы каршы алды.
«Китап» милли радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова Эльмира Җәлилованың «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән», Әнгам Атнабаевның «Ул болытлар юктыр» шигырьләрен сөйләде. «MINGAZOV» төркеме «Уфтанма», «Красивая/Хороший» һәм башка җырлар башкарды.
Чыгыш ахырында «Китап» радиосы командасы Әлфия Авзалова һәйкәле каршында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды.
«Актаныш бик җылы каршы алды. Балалар бик күп җыелган. Күңелгә рәхәт булып китте. Берничә ноктада булдык, монда аеруча якын кабул иттеләр», — диде «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Бүген Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Моңа кадәр коллектив Мамадыш, Чаллы, Минзәләдә булды. Иртәгә авточабыш Башкортстан Республикасында дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз