Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Китап» радиосы автомарафон вакытында «Шәрип Шәймиев музей-йорты»нда булды
Музей-йортта Минтимер Шәймиев әти-әнисенең фотолары, киемнәре, тормыш-көнкүреш әйберләре урын алган.
(Актаныш, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» милли радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш кысаларында Актаныш районы Әнәк авылындагы «Шәрип Шәймиев музей-йорты»нда булды.
«Бу йорт — Шәймиевлар гаиләсенең төп нигезе. Моңа кадәр аларның иске йортлары булган. Минтимер Шәрип улы шул йортта туган. Ә бу өй ул унынчы сыйныфны тәмамлаган вакытта төзелгән», — дип сөйләде музей хезмәткәре.
Музей-йортта Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әти-әнисенең фотолары, киемнәре, тормыш-көнкүреш әйберләре урын алган.
«Китап» милли радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш башлады. Ул 28 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз