news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Китап» радиосы 5 еллыгын билгеләп узды: Милләтне, телне саклауда ролегез бик зур!

«Китап» радиосы 5 еллыгын билгеләп узды: Милләтне, телне саклауда ролегез бик зур!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Китап» радиосының 5 еллык юбилей концерты узды. Чара татар эстрадасының танылган җырчыларын һәм әдәбият сөючеләрне берләштерде. Радионы туган көне белән танылган татар артистлары котлады. Сәхнәдә – Асаф Вәлиев, Сәгыйть Гыйбашев, Рөстәм Закиров, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Фәйзрахманов, Вадим Захаров, Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар, Филүс Каһиров, Зәринә Хәсәншина һәм башка җырчылар балкыды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«5 ел дәвамында «Китап» радиосы, Татарстан театрларының иң танылган актерлары тавышы белән 1,5 мең сәгатьтән артык аудиоәсәр, 2 меңнән артык шигырь яздырып, тыңлаучыларга җиткергән. Аудиокитапларны тыңлау саны 5 елда 10 миллионнан артып киткән. Бу саннар көн саен тулылана гына бара», – әлеге хәбәрләр белән тамашачыларны юбилей кичәсен алып баручылар – Әлмәт театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов һәм Камал театры диктор-тәрҗемәчесе, «ТНВ» каналы алып баручысы Зөлфия Шәмсуарова таныштырды.

Радио коллективын әлеге шатлыклы вакыйга белән Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлады.

«Әле 5 ел гына эшлисез, инде бик зур үрләргә ирешкәнсез. Татар милләте өчен бик кирәкле һәм бик зур эшләр эшләнелә. Татар милләтен, халкын, яшьләребезне сезнең аша танытабыз. Шушы эшегез китаплар, шигырьләр тыңлаучыларны һәм укучыларны арттыруда тагын да күбрәк этәргеч булсын иде. Без сезгә бик рәхмәтле, телебезне, милләтебезне саклауда сезнең ролегез бик зур!» – диде ул.

Камил Ногаев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның котлау сүзләрен җиткерде.

«Татар – гомер-гомергә китаплы, укымышлы халык булган. Илдә нинди генә вазгыять булса да, әби-бабаларыбыз китаптан аерылмаган, әсәрләрне балаларга яттан сөйләгән. Шул рәвешле халкыбызның зыялылыгын, тәҗрибәсен, тәрбиясен буыннан-буынга тапшырганнар. Әдәбиятны, тарихыбызны, рухи кыйммәтләребезне саклауга ярдәм иткәннәр. Бүген «Китап» радиосы татар әдәбиятының асыл үрнәкләрен татар моңына кушып бирә. Әлеге әдәби-музыкаль бердәмлек радио тыңлаучыны көн дәвамында уйлануларга, моңлануларга этәрә», – диелә әлеге котлауда.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Радионың башлангычында торган шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи «Китап» радиосы бүгенге көндә брендка әверелүен әйтте.

«Радионың максаты – халыкка китапның кирәклеген исбатлау иде. Биш ел элек, «Китап» ачылган вакытта, шигырьгә һәм әдәби әсәрләргә ул хәтле игътибар юк иде әле. Ул ниндидер күләмдә бар иде, ләкин яшьләр менә бүгенге кебек шигырьгә андый карашта түгел иделәр. Хәзер шигырьгә шундый сак карыйлар, һәм иң мөһиме, нәкъ безнең радио аша бик күп яшьләр шигърияткә тартылды. «Китап» радиосы бүгенге көндә ул бренд кебек. Ул шундый югары дәрәҗәгә менеп җитте. Чын күңелемнән горурлык хисләре кичерәм дип әйтә алам», – дип уртаклашты ул.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның атказанган артисты Сәгыйть Гыйбашев «Китап» радиосы белән соклануын белдерде. Аның сүзләренчә, радиоларда төрлелек булуы мөһим.

«Китап» радиосын бик хөрмәт итәм, яратып тыңлыйм. Алар төрле юнәлештә эшли – әсәрләр, шигырьләр, җырлар, төрлелек бар, бу бик мөһим. Бүген дә менә шундый матур итеп концерт куйдылар. Бик шатланам алар өчен. Алга таба да милләтебезне шатландырып, матур чаралар оештырып, әсәрләр яздырып, эфирга чыгарып, эшчәнлекләрен алып барырга язсын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot