Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Китап» радиостанциясе эфирда татар шигъриятен һәм прозасын тәкъдим итәчәк
Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). «Китап» радиостанциясе 98.6 МГц ешлыгында татар телендә популяр әдәби әсәрләрне, шул исәптән шигърият, проза тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, радио татар телендә театр спектакльләрен дә трансляцияләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә республика парламенты вәкиле Айрат Зарипов хәбәр итте.
«Радио форматы Татарстанның танылган артистлары тарафыннан көйгә салынган әдәби әсәрләрнең аудиоязмаларын трансляцияләүне күздә тота. Радиоканал эшчәнлеге Татарстан халкының социаль, мәдәни һәм рухи-агарту сорауларына җавап бирәчәк», – диде Айрат Зарипов.
Аның сүзләренчә, Татарстанда 98.6 МГц ешлыгында тапшырулар алып бару хокукы өчен «Татмедиа» АҖ, «Большое Радио» ҖЧҖ һәм «Ореноблмедиа» ҖЧҖ көрәшкән.
Федераль конкурс комиссиясе утырышында «Китап» проектын «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Миргаязов тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе утырышында шулай ук Татарстан Хөкүмәте вәкиле Эльвира Әхмәтова да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз