Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр
Хәзерге вакытта «Китап» – иң еш йөкләнгән татарча радио-кушымта.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татар әдәбиятын, татарча иҗатны таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay сервисларында 5 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр. Бу турыда «Татар-информ»га радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтте.
«Китап» радиосы эшли башлаганга ике генә ай. Күзәтүләр буенча, бүтән бер генә татарча радионың мобиль кушымтасы да беренче ике ай эчендә мондый күрсәткечкә ирешә алмаган иде», — дип сөйләде Миргаязов.
Якын арада «Китап» радиосы эфирында Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәповны яңа амплуада ачу да көтелә — алар эфирда лирик шигырьләр укыячак.
Радионы тыңлау өчен смартфонга бушлай кушымта йөкләү кирәк:
“Китап” радиосын гамәлгә куючы – “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз