news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Китап нәшрияты сайтында Дания Нурлы укуында "Камыр батыр" аудиокитабын тыңларга була

Декабрь ахырында Татарстан китап нәшрияты "Камыр батыр" исемле интерактив китап та чыгарачак.

Китап нәшрияты сайтында Дания Нурлы укуында "Камыр батыр" аудиокитабын тыңларга була
архив/Султан Исхаков, tatkniga.ru

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы Татарстан китап нәшрияты сайты өчен "Камыр батыр" әкиятен укыды. Бу хакта ТР китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

"Дания Нурлының тавышы колакларны иркәли. Без аның укуыннан канәгать калдык", - ди нәшрият хезмәткәре.

Айсылу Галиева әйтүенчә, декабрь ахырында Татарстан китап нәшрияты "Камыр батыр" исемле интерактив китап чыгара. Әлеге интерактив китап белән аудиокитап бер-берсен тулыландырачак. Интерактив китапта балалар рәсем дә ясый, наклейкалар да ябыштыра ала. Әти-әниләр аудиокитапны балаларына тыңлатып, аннан интерактив китап белән эшли ала.

Татарстан китап нәшрияты сайтында Дания Нурлы укында Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" әкиятен түләүсез тыңлап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100