news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Китап киштәләре тулылана

Китап киштәләре тулылана

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында татар телендә «Россия Федерациясе хезмәт кодексы» басылып чыкты. Дәүләт заказы буенча бастырылган бу китап басма өчен Татарстан республикасы Юстиция министрлыгы һәм ТР Прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән.

Бу китаптан тыш әлеге нәшриятта күптән түгел берничә әдәби басма да дөнья күрде. Шулар арасында язучы Госман Гомәровның «Гармун телләре унике» дигән әсәре, Ренат Харисның «Исемсезләр» исемле шигъри романы һәм Сафа Сабировның «Алтын балдаклы абыстай» китабы. Сафа Сабировның повесть һәм хикәяләр җыентыгы аның 90 яшьлек юбилеена әзерләнгән булган, тик, кызганыч, аны автор үзе күрә алмады. Бу җыентыкта аның иң яхшы хикәяләре тупланган. «Алтын балдаклы абыстай» дигән яңа әсәре исә затлы гаиләләр тарихына кагыла.

Татарстан китап нәшриятында Казанның 1000 еллыгына багышланган басмалар да даими рәвештә чыгып килә. Мәсәлән, башкалабызның күренешләре төсле рәсемнәрдән аша тасвирланган «Казань тысячелетняя» дигән альбомы татар-рус-инглиз телләрендә дөнья күрде. «Из глубины тысячелетий» дип исемләнгән рус телендә басылып чыккан тарихи очерклар китабы да укучылар игътибарын тиз җәлеп итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100