Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытай Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуны арттыра
2026 елның беренче алты аенда Татарстаннан Кытайга агропродукция экспорты ышанычлы рәвештә арта: Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан филиалы белгечләре 31 мең тоннадан артык ашлык продукциясен тикшергән – бу узган елның шушы чорындагы күрсәткечтән 56 процентка күбрәк.
Ярты ел эчендә Кытай Халык Республикасына тимер юл буенча 5 партия киптерелгән азык-төлек борчагы, 4 партия җитен һәм 2 партия рапс мае озатылган. Төяп җибәрү динамикасы аеруча нык сизелә: киптерелгән борчак сату 4 тапкырга арткан һәм 14,1 мең тоннага җиткән, җитен күләме - 41 процентка (11,8 мең тоннага кадәр), ә рапс мае экспорты 17 процентка (7,7 мең тоннага кадәр) арткан.
Тенденция Кытайның бөртекле-кузаклы һәм майлы культуралар, шулай ук үсемлек мае белән кызыксынуын чагылдыра. Шул ук вакытта, сатып алына торган продукция номенклатурасының кимүе күзәтелә: әгәр бер ел элек экспорт исемлегенә солы һәм чөгендер түбе дә кергән булса, агымдагы елда бу позицияләр юк.
Экспортка җибәрелә торган продукциянең һәр партиясе Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан филиалы сынау лабораториясендә җентекле контроль узган. Тикшерү нәтиҗәләре раслаганча, бөтен продукция Кытай ягының катгый карантин һәм фитосанитар таләпләренә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз