Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кискен сулыш алу органнары авырулары һәм грипп белән чирләүчеләр саны югары
Кискен сулыш алу органнары авырулары һәм грипп белән чирләүчеләр саны югары
(Казан, 10 март, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Республикада кискен сулыш алу органнары авырулары һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 37,9 процентка югары.
Санитария-эпидемиология хезмәте мәгълүматлары буенча 28 февральдән 6 мартка кадәр республикада кискен сулыш алу органнары авыруының 24255 очрагы теркәлгән, шул исәптә 12124е - балалар. "Грипп" диагнозы 3897 татарстанлыга куелган. Эпидемия бусагасыннан иң югары күрсәткеч Чаллы (53,9 процент), Казан һәм Алабугада (45,4 процент) билгеләнгән. Гомумән алганда, узган ел белән чагыштырганда Татарстанда авыручылар 9,1 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз