Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кискен карашлылар да рухи үсеш курсларына йөреп йомшый – “Гадел” мәчете” мөгаллимәсе
Фәния Җәләлиева мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы әһәмиятен билгеләп узды.
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мәчетләр каршындагы укыту курсларының әһәмияте зур. “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния Җәләлиева “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
Искәртеп узыйк: узган атнада Казанда Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы узды. Фәния Җәләлиева “Балалар мөселман рухи-сәламәтләндерү үзәкләрен оештыру тәҗриҗәсе” темасына доклад белән чыгыш ясады.
“Мондый форумнар бик кирәк. Җыелышып яңа алымнарны өйрәнү, үзебезнең программаларны яхшырту юнәлешендә фикер алышу файдага. Остазларыбыз шушы форумда үзләренең белемнәре белән уртаклаша. Яңа гына мәдрәсә бетереп килгән остазларыбыз бар. Алар әле уку-укыту методикасын белеп бетермиләр. Алар өчен бу бигрәк тә мөһим. Форум елга бер тапкыр оештырыла. Мөмкин булса, әле ике дә зыян итмәс иде”, - дип белдерде Фәния Җәләлиева.
Мөгаллимә җәен балалар өчен җәйләүләр оештыруын әйтте. Анда балаларга белем бирү генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту юнәлешендә эш алып барыла. “Төрле спорт ярышлары, походлар да оештырабыз”, - ди ул. Фәния ханым “Гадел” мәчетендә 400 кеше укуын, шуның 150 ләбе балалар булуын билгеләп узды. “Бу бик зур сан. Урыныбыз бик тар, кечкенә. Шуңа күрә көн тәртибен, дәресләр расписаниесен уйлап төзибез”, - диде ул.
Фәния Җәләлиева җәй көне Кукмара районы Өркеш авылында мөселман лагерьлары оештырылуы турында сөйләде. Быел анда 30-35 бала йөргән. Алар арасында читтән әби-бабайларына кунакка кайтканнары, күрше авыллардан килгәннәре дә бар икән. Мөгаллимә ислам динен бөтенләй белмәгән балалар килүен дә әйтте. “Без балаларга дин, намаз нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен өйрәтәбез. Диндә булган балаларның тәһарәт алуын башкалар да карап, кызыксынып күзәтеп тора. Балалар көннән көн үзгәрә, киемен төрләндереп киенергә тырыша. Көзге алдында яулыкларны бәйләргә өйрәнә, безгә карап озынрак күлмәкләр кияләр”, - дип белдерде ул.
Фәния Җәләлиева 2001 нче елдан башлап, һәр елның 1-15 августында 14 яшьтән өлкән хатын-кызларга рухи үсеш курслары оештырылуын белдерде. “Татарстанда без бу эшне беренче булып башладык, әле безгә иярүче кешеләр юк. Курсларга өлкән сыйныф укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр, өлкән яшьтәгеләр дә килә. Без монда галимәләрне, остазларны, музей эшлеклеләрен чакырабыз. Кол Шәриф музее директоры да кайтып китте. Узган ел түбәтәйләр, быел намазлыклар чигәргә өйрәндек. Рәсемнәрне, эскизларны алдан ясап әзерләп куябыз. Дөньяви, дини китаплардан торган бай китапханәбез бар. Кыскасы, 15 көн эчендә бик күп мәгълүмат алып китәләр”, - дип белдерде ул.
Фәния Җәләлиева бу җәйләүләрнең әһәмиятен билгеләп үтеп, аларның яшьләрне тәрбияләүдә әһәмияте зур булуын ассызыклады. “Бездә укыган яшьләрнең ничек үскәнен күзәтәбез. Әлхәмдүлиллаһ, бер генә кыек юлга кергән шәкертебез дә булмады. Дөрес, кайвакыт бик авыр холыклылары очрый, әмма җәйләүләр вакытында алар йомшый. Араларында бик тәнкыйди, кискен карашлылары була. Әйтик, Саратов өлкәсеннән килгән кызлар белән очрашкан идек. 15 көн эчендә хәйран йомшап, курсларның кирәклеген аңлый башладылар”, - диде ул. Фәния Җәләлиева курсларга Мәскәү, Ижевск, Санкт-Петербургтан гаиләләр килгәнен шәрехләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз