news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киселевскиның «Чулпан» җыр ансамблендә катнашучылар мәктәп укучылары белән очрашты

17 гыйнварда Киселевск шәһәренең Рабига Шәрифуллина җитәкчелегендәге «Чулпан» татар җыр ансамблендә катнашучылар балалар китапханәсендә мәктәп укучылары белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда балаларга Себер җирендә татарларның кайчан яши башлавы, татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре хакында сөйләделәр, аларга иҗади номерлар күрсәттеләр. Күңелле татар көйләренә «Түбәтәй» уены үткәрделәр. Очрашу чәй мәҗлесе белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100