news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кировта ике йөк вагоны рельстан чыккан

Киров шәһәрендә ике йөк вагоны рельстан чыккан, дип хәбәр итә Идел буе транспорт прокуратурасы.

«Якынча мәгълүматлар буенча, 2026 елның 19 июлендә төнлә Горький тимер юлының Киров-Котласский станциясендә маневр эшләрен башкарган вакытта буш контейнерлар белән ике тимер юл платформасы рельстан чыккан», — дип белдерделәр транспорт прокуратурасында.

Зыян күрүчеләр юк, поездлар хәрәкәтенә бу йогынты ясамаган. Хәзерге вакытта торгызу эшләре алып барыла, ә ведомство куркынычсызлык техникасының үтәлешен тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot