news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров «Сабантуй» фестиваленә әзерләнә

Чара Кировның 645 еллыгына багышлана.

Киров «Сабантуй» фестиваленә әзерләнә
архив/Владимир Васильев

(Казан. 12 июль, "Татар-информ"). 14 июльдә Кировта «Вятка сабантуе» дип аталган фестиваль үтәчәк. Ул «Диорама» музей-күргәзмә үзәгендә сәгать 12дә башланачак, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Чара Кировның 645 еллыгына багышлана. Өлкә музее фестивальгә үз тирмәсен куя, анда нократ татарлары тормышына багышланган экспозицияне күреп булачак. Мөселманча яулык бәйләү буенча остаханә оештырыла. Остабикә ролендә - шәһәрнең “Ак калфак” җитәкчесе Наилә ханым Мосунова.

"Төрле спорт уеннары, шул исәптән сабантуйларның бизәге булган капчык киеп йөгерү, су ташу, чүлмәк вату, кул көрәше булачак, – диде бәйрәмне оештыручы “Яшьлек” оешмасы җитәкчесе Наҗия ханым Федяева. – Татарстаннан Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин, Рихард Вагнер исемендәге халыкара премия лауреаты Муса Маликов киләләр. Алар халкыбызның яраткан җырларын бүләк итәчәк." 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100