news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров Сабан туе сценарие авторы Резеда Зәйниева: Ирләр көчен күрсәтүне алгы планга куйдык

Киров Сабан туе сценарие авторы Резеда Зәйниева: Ирләр көчен күрсәтүне алгы планга куйдык
Резеда Зәйниеваның шәхси архивы

Киров өлкәсе Сабан туеның сценарий авторы, шагыйрә, тәрҗемәче Резеда Зәйниева программада ир-егетләрнең көчен күрсәтүне алгы планга чыгаруын әйтте.

«Минемчә, тамашачы Сабантуйның кереш өлешен бик җиңел кабул итте. Колгалар - ир-атның көчен күрсәтү детале булган, бүләкләрне ир-атлар гына җыйган. Алар колгаларны җиргә бәреп йөргән. Төп уеннарда фәкать ирләр генә катнашкан, Сабантуй - ирләрнең көч алышу мәйданы булган. Без ир-егетләрнең көчен күрсәтүне алгы планга куйдык. Шул ук вакытта колхоз рәисен дә кертеп җибәрдек. Болгар дәүләте чоры да, колхозлашу чоры да тәкъдим ителде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Резеда Зәйниева яңа дастан уйлап чыгаруы турында сөйләде. «2023 елны Бөтендөнья татар конгрессы Дастаннар елы дип игълан итте. Дастаннар - булган хәлләрне күпертеп, геройны көчле итеп күрсәтә торган эчтәлектә була. Дастаннар елын исәпкә алып, яңа дастан язып карарга булдым. «Сабан батыр» дигән герой уйлап чыгардым. Дастаннарда төп герой була һәм ул гайре көчкә ия. Яңа дастанны бер кичтә утырып яздым. Ул шигъри дастан формасында булды», - диде ул.

Ул яңа дастан эчендә бәйрәмнең тарихын чагылдырганын әйтте. «Сабантуй бик борынгы заманнан бәйрәм ителә, аның кайдан килеп чыкканлыгы билгеле түгел, бу турыда фактлар юк. Сабантуйда бабай аны әкият буларак сөйләде. «Дастаннар, риваятьләр генә сакланган», - ди. Ерак тарихны күрсәтер өчен, без бу бәйрәмне Болгар, Биләр шәһәрләре белән бәйләдек», - диде сценарий авторы.

«Әстерхан Бөтенроссия авыл Сабан туе, Бакудагы Сабан туе һ.б. бик күп Сабантуйларга сценарийлар яздым. Сабантуйлар ел саен кабатлана, елга берничә тапкыр була. Берсе икенчесенә охшамасын өчен һәрвакыт яңалык уйлап табарга туры килә, чөнки Сабантуйларның кереш өлеше гел бер төрле - милли бәйрәмнең эчтәлеген сөйләүгә кайтып кала. Зур Сабантуйларның бөтенесендә диярлек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов була, шуңа күрә дә программа кабатланмаска тиеш», - дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100