news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров районында урнашкан сулыкларне чистартуга 637,9 мең сум акча бүленәчәк

Бу акчалар хисабына Аккош күленең биш сулыгы һәм район читендәге Куйбышев сусаклагычының яр буйлары чүп-чардан чистартылачак.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Алия Җиһаншина). 15 октябрьгә кадәр Казанның Киров районында урнашкан сулыклар чистартылырга тиеш. Җитәкчеләр Аккош күленең биш сулыгында һәм район читендәге Куйбышев сусаклагычының яр буйларында “генераль җыештыру” ясарга уйлый. Бу максатларда Киров һәм Мәскәү районы администрацияләре 637 942 сумга тендер игълан иткән.

Эшләрне башкарачак оешма сулыкларның киңлеген һәм ярларны бака ефәгеннән, сынып төшкән агачлардан, коры яфрак һәм ботаклардан, шулай ук көнкүреш калдыкларыннан чистартырга һәм аларның барысын да каты көнкүреш калдыклары полигонына алып чыгарга тиеш. Гомумән алганда, 60 мең квадрат метр мәйданда тәртип урнаштырырга туры киләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot