news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Киров районы мәктәпләрендә узган конкурста 200 гә якын мөгаллим катнашты

^Киров районы мәктәпләрендә узган конкурста 200 гә якын мөгаллим катнашты

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 26-28 февраль көннәрендә Казан шәһәренең Киров районында «Укыту-тәрбия процессында мәгълүмати технологияләрне куллану» дип исемләнгән гомумшәһәр конкурсының район туры узды. Районның 135, 137, 57 нче мәктәпләре һәм мәгълүмат-методика үзәге базасында үткәрелгән әлеге конкурста район укытучылары укыту-тәрбия процессының теге яки бу өлкәсенә караган үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Казан шәһәренең мәгълүмат-диагностика үзәге тарафыннан оештырылган бу чара район предмет атналыклары кысаларында барлыгы 18 фән буенча үткәрелде, диде Киров районы мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика үзәге директор урынбасары Тамара Торова. Мөгаллимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән эшләргә эчтәлегенә, сыйфатына карап һәм башка критерийларны исәпкә алып бәя бирелде. Район туры нәтиҗәләре буенча иң яшы дип табылган эшләрнең авторлары шәһәр конкурсында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100