news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен укыту-күнекмәләр фатир ачыла

Киров районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен укыту-күнекмәләр фатир ачыла
Фото: t.me/mironov_kzn

Юдино бистәсенең Ильич урамында районда беренче укыту-күнекмәләр фатиры ачылачак. ТР башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Биредә квалификацияле белгечләр сәламәтлегендә менталь үзенчәлекләр булган 7-14 яшьлек балаларны гап-гади күнекмәләргә – җыештырырга, юарга, тегәргә, аш-су әзерләргә, гөлләр тәрбияләргә – өйрәтәчәк. Мондый күнекмәләр аларга киләчәктә көнкүрештә тагын да мөстәкыйльрәк булырга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Миронов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта фатирда ремонт бара. Тиздән бирегә мебель һәм кирәкле җиһазлар китереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100