Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киров өлкәсенең татар авылында иганәче акчасына салынган клуб һәм китапханә ачыла
Киров өлкәсенең Малмыж районында урнашкан Яңа Йөрек татар авылында эшмәкәр акчасына салынган клуб һәм китапханә ачыла.
«Клуб һәм китапханә 17 июньдә ачыла. 10.00 сәгатьтә клуб ачыла. Төштән соң, җомга намазы үткәч, Сабантуй башлаан, Аллаһ боерса», дип хәбәр итте авыл клубы һәм китапханәсе мөдире Инзилә Мәрданова.
Клуб белән китапханәне шушы авылдан чыккан Рамил Хәлиуллин салдырткан. Ул Рязаньда яши. Моңарчы да Сабантуйлар уздырганда иганәче булган.
Авылда мәктәп беткәч китапханә белән клуб шунда күчерелгән булган. Башта аны ремонтларга уйлаганнар. Әмма аның бик иске икәнен аңлагач, яңаны төзергә хәл ителгән.
Иске Йөрек авылы зур түгел — 290 кеше яши. Авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә юк. Инзилә Мәрданова авыл яшьләре һәм балалары арасында китапханәнең бик популяр булуын әйтә.
Авылда иганәчеләр ярдәме белән салынган мәчет тә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз