Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында XV Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак
27-28 июньдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында XV Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Программада ат чабышы, көрәш, рус һәм татар спорт уеннары, халык уеннары көтелә. Шулай ук аерым мәйданчыкларда Нократ уеннары оештырылачак.
Сабантуйда махсус мәйданчык – этноавыл музее эшләячәк. Биредә кунаклар халык һөнәрләре белән таныша, мастер-классларда катнаша һәм осталар белән аралаша алачак. Нократ, татар һәм башкорт ишегаллары оештырылачак. Сабантуй кунаклары өчен Россия халыкларының милли ризыклары, халык кәсепләре, продуктлар һәм товарлар ярминкәләре эшләячәк.
Бәйрәм Россия төбәкләренең кунакчыллык илчеләрен берләштерәчәк. Делегацияләр төрле халык кәсепләрен тәкъдим итәчәк. Кунаклар милли келәм үрүдә һәм күмәк татар биюен башкаруда катнаша алачак.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Сабантуйның күргәзмә зонасында авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтеләчәк, көймә җитештерүчеләр мәйданчыгы оештырылачак.
Нократ токымлы атлар күргәзмәсе планлаштырыла. Шулай ук ат клубларының күрсәтмә чыгышлары көтелә. Сабантуйның төп сәхнәсендә Киров өлкәсенең һәм Татарстанның иҗат коллективлары чыгышлары була.
«XV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек этабы тәмамлана. Һәр масштаблы вакыйганың төп аспекты – иминлек. Шуңа күрә барлык җаваплы хезмәтләр тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Мәдәни программада бөтен гаилә өчен кызыклы чаралар планлаштырылган. Тулырак мәгълүмат белән Киров өлкәсенең туркиров.рф туристлык порталында танышырга мөмкин», - дип белдерде Киров өлкәсенең Туризмны үстерү үзәге һәм Чаралар оештыру дирекциясе җитәкчесе Алексей Чепцов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз