news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсенең «Дуслык» газетасы баш мөхәррире: Газетада бик күп темаларны күтәрәбез

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Киров өлкәсенә эшлекле сәфәр вакытында өлкәнең «Дуслык» атналык газетасы редакциясе белән дә танышу булды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Газетабыз 1990 елның 1 гыйнварыннан алып нәшер ителә. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән шигарь белән чыгарыла. Басмада татар халкының яшәеше бәян ителә, төрле әһәмиятле вакыйгалар сурәтләнә, көнкүреш өчен файдалы киңәшләр бирелә. Газетада бик күп темаларны күтәрәбез», — дип сөйләде Киров өлкәсе татарларының «Дуслык» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова.

Газетаның тиражы 609 данә. Һәр саны 8 битле булып нәшер ителә һәм балалар өчен исәпләнгән, дин, авыллар сулышын яктырткан полосалар бар.

Малмыж үзәк китапханәсендә узган түгәрәк өстәл эшен йомгаклап, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Дуслык» редакциясенә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең бүләкләрен тапшырды һәм үзара тәҗрибә уртаклашу эшен дәвам итү мөмкинлеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100