news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсенең «Бөртекчелек» колхозы бозау караучысы: Эш шартлары нык үзгәрә

.

Киров өлкәсенең «Бөртекчелек» колхозы бозау караучысы: Эш шартлары нык үзгәрә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Киров өлкәсе татарлары яшәгән Малмыж районынының Иске Йөрек авылында Бөтендөнья татар конгрессы чараларында актив катнашкан халык яши. Авылда «Бөртекчелек» колхозы эшләп килә. Колхозда 2 мең 500дән артык терлек бар, шуларның 970е – савым сыерлары. Бозауларны аерым фермада, «салкын метод» белән һәрберсен бер урында үстерәләр. Хуҗалыкта күпчелек Иске Йөрек авыл халкы хезмәт куя.

«Бозау караучы булып эшләп йөрим. Авыл хуҗалыгы тармагында 8 ел эшлим. Эш шартлары бик яхшы, көннән-көн үзгәрә. Хезмәт хакына зарланмыйбыз. Вакытында түләп баралар. Эш инде җиңел дә, авыр да булгалый, әмма авылымнан мәңге дә китмәс идек. Бу яңа комплекста өченче ел гына эшлибез әле. Барлыгы 150 бозау карыйм. Эш сменалап, 3 бозау караучы бар», – дип сөйләде «Бөртекчелек»тә эшләүче Зөлфия Сәлахиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Без 150 миллион сумлык кредит алып, 3 терлек фермасы төзедек. Аннан соң «Илкүләм проектлар» кысаларында 240 миллион сумлык кредит алган идек, яңадан 3 ферма булдырылды. Хәзерге вакытта көн саен колхоздан 22 тонна сөт тапшырабыз. Сөтне Казан һәм Чистай заводларыннан алып китәләр. Сыерларыбызның беренче партиясе – 2008 елда Германиядән алып кайтылган «көнчыгыш» токымлы иде. Калганнары үзебезнең илнекеләр», – диде «Бөртекчелек» колхозының рәисе урынбасары Ильяс Хәлиуллин.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Колхозның 7 меңгә якын гектар җире бар. «Сенаж да, мал азыгы да үзебез җитештергән. Хәзерге көндә чит ил орлыклары бик кыйммәт, шуңа күрә үзебезнең илдә җитештерелгән орлыклар белән агрономнарыбыз селекция эше белән шөгыльләнәләр. Быел менә эксперимент итеп 35 гектар мәйданда соя чәчеп карадык. Һава торышы быел зыян салмады» – диде әңгәмәдәш.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Ильяс Хәлиуллин әйтүенчә, күп кенә яшьләр әлеге чорда шәһәр тормышын сайлый. «Эшләгән кешегә социаль яктан барлык шартлар тудырылган. Авыл гөрләп тора. Бәби тугач матди ярдәм каралган. Авылдан махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Бер ортопед егетебез фермада эшли иде, әле анда, яу кырында... Аңа, гаиләсенә дә ярдәм итәргә тырышабыз», – диде ул.

  • «Бөртекчелек» колхозына билгеле шәхес Рәшит Хәлиуллин рәислек итә. Рәиснең уллары да авылда калып, колхозда хезмәт куялар. Хуҗалыкта 120 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы 40 мең сум. «Бөртекчелек» балансында музей, шулай ук заманча спорт залы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100