Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киров өлкәсендә «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестиваль-бәйгесе булды
Киров өлкәсендә «Домостроитель» мәдәният сараенда татар фольклорының «Түгәрәк уен» икенче төбәкара конкурсы узды.
Бәйгене Киров өлкәсе татарларының төбәк мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы, Кызыл Алан шәһәр тибындагы бистә хакимияте, «Домосстроитель» мәдәният йорты, Казан шәһәренең «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты оештырды.
Чарада Татарстан, Башкортстан һәм Киров өлкәсеннән 6 яшьтән 75 яшькә кадәр 200 кеше катнашты. Катнашучылар арасында 60 бала да булуы куандыра. Бу хакта Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс 7 номинация буенча узды. Анда Башкортстанның Дүртөйле районыннан «Бәллүр» коллективы «Гран при» иясе булды һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетыннан махсус бүләк алды. Үз номинацияләрендә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга диплом һәм бүләк тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз