news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә милли туй йолалары фестивале узды

Киров өлкәсендә милли туй йолалары фестивале узды
Фото: Киров өлкәсенең Усть-Люга һәм Ямышка авылларының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеме

Киров өлкәсендә «Туй йолалары палитрасы» дип исемләнгән милли туй йолалары төбәк фестивале узган. Бу хакта Киров өлкәсенең Усть-Люга һәм Ямышка авылларының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Бәйрәм рус, татар, мари һәм казак халкының туй йолаларын берләштергән. Аларның һәркайсы халык мәдәниятенең байлыгын һәм уникальлеген күрсәткән.

Чараны Киров өлкәсе Юстиция министрлыгы, «ЗАГС 43» бүлеге, Киров өлкәсе Туризмны үстерү үзәге, Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә компетенцияләр үзәге, шулай ук Нократ Аланы районы администрациясе оештырган. Фестиваль «Гаилә» илкүләм проекты, Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Киров өлкәсенең 90 еллыгы кысаларында уздырылган.

Фестивальдә дистәләгән еллар дәвамында бергә гомер иткән парларны хөрмәтләгәннәр. Аерым алганда, Ямышка авылыннан Рәфит Әхмәдулла улы белән Зөлфия Гыйлемшан кызы Чираевларны «алтын туй»лары белән котлаганнар.

Бәйрәмдә Ямышка авыл клубының «Ак калфак» ансамбле татар халкының матур «Килен төшерү» йоласын күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot