Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киров өлкәсендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе ачылган
Киров өлкәсе Нократ Аланы үзәк шәһәр китапханәсендә бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ачылган. Бу хакта Киров өлкәсенең «Дуслык» атналык газетасы хәбәр итте.
Күргәзмә түбәндәге бүлекләрдән тора:
- «Тукайның тормыш юлы». Бу бүлектә Тукайның биографиясен һәм иҗат юлын яктыртучы татар һәм рус телләрендәге басмалар тәкъдим ителгән. Биредә авторның автобиографик очерклары, истәлекләре, публицистик әсәрләре һәм фельетоннары тупланган «Сайланма әсәрләр» китабы аерым урын алып тора.
- «Татар күңеле авазы». Монда Тукайның шигъри мирасы белән танышырга мөмкин. «Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр» җыентыгында шагыйрьнең оригиналь шигырьләре, поэмалары, әкиятләре, шулай ук аларның рус теленә тәрҗемәләре тәкъдим ителгән.
- «Габдулла Тукайның балалар өчен китаплары». Бу бүлектә яшь укучылар өчен язылган әсәрләр тупланган. «Әкиятләр» җыентыгында татар фольклорының аерылгысыз өлешенә әверелгән «Шүрәле» һәм «Су анасы» кебек танылган әкиятләр урын алган.
Экспозиция татар әдәбиятын сөючеләр өчен дә, бөек шагыйрьнең иҗатын яңадан ачарга һәм аның милли телне, мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен дә кызыклы булачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз