Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киров өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары башлана
Бүген, 27 июнь көнне, Киров өлкәсендә 25 нче юбилей Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары башланып китә. Кич кунакларны Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре В.М. Трефилов җитәкчелегендәге оркестр концерты һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышы көтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабан туеның төп чаралары иртәгә — 28 июньдә булачак. Программада ат чабышы, көрәш, рус һәм татар спорт уеннары, халык уеннары. Шулай ук аерым мәйданчыкларда Нократ уеннары оештырылачак.
Сабан туенда махсус мәйданчык – этноавыл музее эшләячәк. Биредә кунаклар халык һөнәрләре белән таныша, мастер-классларда катнаша һәм осталар белән аралаша алачак. Нократ, татар һәм башкорт ишегаллары оештырылачак. Сабантуй кунаклары өчен Россия халыкларының милли ризыклары, халык кәсепләре, продуктлар һәм товарлар ярминкәләре эшләячәк.
Шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә һәм интерактив мәйданчыклар оештырылачак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз