Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киров өлкәсендә Әҗем авылы мәчетенең 10 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Киров өлкәсенең Әҗем авылында мәчет һәм чиркәү дистә ел янәшә тора. Әҗемдә мөселманнар күпкә азрак булуга карамастан, алар уртак көч белән мәчет төзи алган. Хәзерге вакытта бу эшне башлап йөргән мәрхүм Рифкать хәзрәт Закировны рәхмәт сүзләре белән искә алалар, ул 2012 елга кадәр Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләгән. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бер ел элек яңа манара, ярымай куелды. Күптән түгел генә янкорма төзелде. Киләчәккә планнарыбыз зур. Аларны тормышка ашырырга авылдашлар ярдәм итә. Мин аларга чиксез рәхмәтле», - дип сөйли мәчет имамы Рәүф хәзрәт Вәлиев.
Юбилей уңаеннан Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мәхәллә эшендә актив катнашкан һәркемгә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм көнендә Әҗем мәчете тарихы турында яңа китап та тәкъдим ителде. Аның авторы мәчетнең элеккеге имамы Эдуард Исламов барлык авылдашларын бәйрәм белән котлады һәм аның районда икенче мәчет булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз