news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсе журналисты Рәмзия Хәкимова: Бездә төрле милләт халкы дуслашып яши

Киров өлкәсе журналисты Рәмзия Хәкимова: Бездә төрле милләт халкы дуслашып яши
Зилә Мөбәрәкшина

Киров өлкәсенең «Дуслык» газетасы журналисты Рәмзия Хәкимова Киров өлкәсендә татарлардан тыш, руслар, марилар һәм удмуртлар яшәвен әйтте. Аның әйтүенчә, төрле милләт халкы дус-тату булып гомер кичерә.

«Аллага шөкер, бездә төрле милләт халкы аңлашып, дуслашып яши. Бергә эшлиләр, бергә бәйрәм итәләр. Борынгы заманнан ул халыклар бергә яшәгән. Бу төбәктә иң элек марилар булган. Аннан соң татарлар килгән. Явыз Иван Казанны яулап алгач, бу якларда руслар да яши башлаган. Колхозлашу заманында Татарстаннан бик күп кеше күченгән. Нократ елгасының икенче ягындагы татар авылларының күбесе шул чорда нигезләнгән», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә Киров өлкәсе Сабан туенда.

Рәмзия Хәкимова Малмыж районында җитәкчеләрнең 80 проценты татарлар булуын әйтте. «Алар җитәкләгән колхозлар да алдынгы. Мәсәлән, өлкәдә «Зерновой» колхозы, «Смәил» колхозы, Мичурин исемендәге колхоз, Чавал исемендәге колхоз, «Гигант» колхозы һ.б. бар. Барысы белән дә татарлар җитәкчелек итә. Бездә колхозлар гөрләп тора. Эшне бик тырышып алып баралар. Колхозлар булгач, эш тә бар. Колхоздан тыш, спорт, мәдәният, төзелеш өлкәсендә дә эш күп», - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100