news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсе Сабан туенда 20 меңнән артык кеше күңел ачкан

Киров өлкәсе Сабан туенда 20 меңнән артык кеше күңел ачкан

Киров өлкәсе башлыгы Александр Соколов 4 июльдә Малмыж районының Калинино авылында узган өлкә Сабан туенда катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чәчү эшләре тәмамлануга багышланган тантана быел 20 мең кешене берләштерде. Алар арасында татарлар гына түгел, төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре бар иде.

«Сабан туе Киров өлкәсенең иң күпмилләтле Малмыж районында узды. Анда элек-электән руслар, татарлар, марилар, удмуртлар, башка милләт вәкилләре дус-тату яши, бер-берсенә кунакка йөри, милләтара гаиләләр кора. Сабан туе — хезмәт кешеләре бәйрәме», — диде губернатор.

Депутатлар Андрей Березин һәм Илгиз Борһанов, үз чиратында, Сабан туен милли йола гына түгел, ә күпкә мөһимрәк чара дип атады. Аларның сүзләренчә, бу — татар халкының борынгы гореф-гадәте һәм хезмәткә, дуслыкка гимн җырлау. Аны Малмыж районы халкы барлык кешеләр өчен гомуми бәйрәмгә әверелдергән.

Бәйрәмнең ачылу тантанасында губернатор иҗтимагый тормышта катнашканнары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен җирле предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды.

Тантаналы ачылыш тәмамланганнан соң, программа иҗат коллективлары концерты, милли уеннар, көрәш ярышы белән дәвам итте. Аланда милли утарлар эшләде. Анда теләгән һәркем руслар, татарлар, марилар һәм удмуртларның үзенчәлекле мәдәнияте белән таныша алды.

Бәйрәм кунаклары ат чабышларын, көрәш буенча милли ярышларны мавыгып күзәтте, уеннарда һәм конкурсларда катнашты. Балалар өчен аттракционнар һәм башка күңел ачу чаралары эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot