news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов: Сабантуй татарларның дәрәҗәсен күтәрә

Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов: Сабантуй татарларның дәрәҗәсен күтәрә
Зилә Мөбәрәкшина

Балтач районы утарында Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нияз хәзрәт Кашапов Сабантуй бәйрәме татар халкының дәрәҗәсен күтәрә дип саный.

«Төбәк җитәкчеләре килеп, милли бәйрәмебезне зурлап, татарларны да хөрмәтли, дигән сүз. Яшьләр җитәкчеләрдән үрнәк ала, алар да бәйрәмгә тартыла. Үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне яңартабыз – традицияләребезне белмәгән кеше аны Сабантуйда күрә, таныша ала», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә Киров өлкәсе Сабан туенда.

Аның әйтүенчә, Киров өлкәсендә ел саен Сабан туйлары уза. «Татарлар күбрәк Малмыж, Нократ аланында яши. Һәр татар авылында мәчет бар, әкренләп яшьләр дингә тартыла, дин дәресләре алып барыла. Чиктәш авылларда балалар татарча белә, вәгазьләр дә татар телендә», - ди сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100